Сабантуй – татар халкының борынгы бәйрәме. Аны баштарак авыллар, йә берничә авыл бергә җыелып, язгы чәчүгә төшкәнче үткәргәннәр. Егерменче гасырда Сабантуйны язгы кыр эшләре беткәч уздыру традициягә кергән.
Бәйрәм алдыннан яшь егетләр берничә көн сөрән сукканнар – көрәштә, ат чабышларында һәм башка ярышларда, уеннарда җинүчеләр өчен бүләк җыйганнар. Чиккән сөлгеләрне, тастымалларны, эскәтерләрне, яулыкларны махсус коллага бәйләгәннәр һәм авыл буйлап йөрткәннәр. Бу гәдәт гасырлар аша бүгенге көнгә килеп җиткән.
Җайлы мәйданнарда, урман аланнарында, хәзер инде стадионнарда барлык милләтләр дә катнашында үтә торган бу бәйрәм төрле ярышлардан, җырлы-биюле уеннардан, табын корулардан гыйбарәт. Еллар үтү белән ярыш төрләре дә арта барган. Хәзерге Сабантуйда волейбол, шахмат-шашка, штанга күтәрү, өстәл теннисы кебек уеннар да очрый. Җиңүчеләргә бүләкләр дә сөлге белән генә чикләнми.
Ә шулай да Сабантуйның төп вакыйгасы булып көрәш һәм ат чабышлары кала бирә.
Шаянлыкка, мәзәккә бай Сабантуй бәйрәме хәзер планетабызның татарлар яшәгән һәр төбәгендә диярлек үткәрелә һәм анда һәр теләгән кеше тамашачы булып та, ярышчы булып та катнаша ала.
![]() ![]() |

| Чүлмәк вату Мәйдан уртасында чүлмәк, әйтерсең семәксез бакрач* -җирән сакаллы котсыз башчыгар төсле, аны ваткач. “Ура күзгә катлам-катлам. Син үзең дә, туган, саклан, чүлмәккә диеп селтәнеп, зуррак баш бәреп ватсам? – Күз йомып эшләве ансат. Әйдә, әйләндер-тулгандыр, бар тарафларны болгандыр, башым минем кыйбланамә – чүлмәккә карап куйгандыр. Әйдә, әйләндер тагын бер. Хәзер инде күсәк тоттыр – бакрач та көтә торгандыр –ватыйм. Хәер, ничек була –чүлмәк вату онытылгандыр. Башкасын, авырын тоттыр”. Мәйдан уртасында чүлмәк, әйтерсең семәксез бакрач – Руслан очраткан кисек башчыгар төсле, бәреп ваткач. Җилфердәтеп ак сакалын, басар юлын капшап-капшап, атлый абзый,әйтерсең улатлый гомере башына. Адым саен зур күсәгекүтәрелә югарырак. Ватылыр чүлмәк, хәтта күсәктөшсә дә чүлмәктән ерак. Мәйдан уртасында чүлмәк. Әйтерсең семәксез бакрач. Нишләр микән мәйдан халкы, шул чүлмәк ватылмый калгач?* Семәксез бакрач – очлыкыйсыз тимер шлем. – Йә, ничек булды, атасы?- Булмады ла, Сәхия, | күзләреңдә бәйләү булгач,әллә чүлмәккә тия? Сал әле зур чынаякка… Чәй түгел лә, шешәдән. Бу башка нинди гөнаһ һәм нинди кайгы төшмәгән! – Бары да эресен әле, чәй шул ул – көчсезрәк. Ә сез Сабантуй карагыз – күреп калырга кирәк… Без киттек Сабантуй буйлап. Әйткәндә дә киметеп, илле чакрым тирә-якның җыелган бар кибете. Һәрбер кибет үз товарын күзләргә бәреп куйган… Кибетчеләр рәхмәт укый бу олы Сабантуйга – сатыла “каеш” бүрекләр, сатыла сырган ыштан… Халык шундый: тирли-пешә үзен әзерли кышка. Ә җәйгә ул әзерләнми, җәйгә әзер тумыштан. |

| Капчык сугышы Атланып агач атка (атланулар килешем тора икән әле ир-атка), атланып агач атка, кулга тотып капчыклар, (салам гына булсалар да, алар нәкъ гөрзи, чукмар); атланып агач атка, кулга тотып капчыклар, әй сугышалар картлар, карап тора карчыклар (аларның да йөзләрендә зур гайрәт чаткысы бар). Очынды да бер капчык, картрак җайдакка орды. Карт көрәшче җил бәргән камыш күк тетрәп торды; ике кулы белән дә ябышып ятты атка; яшьрәге, мәтәлсен, дип, тагын сукты шул чакта. Ләкин гөрзи тимәде, буш һавага кадалды, тик җайдакны атыннан суырып, сөйрәп алды. (Тагын бер тапкыр кеше, төз сукмыйча, алданды…) Көлде тешсез карчыклар: – Һәй, картлач, картлач, картлач, атка менү ярыймы соң, ныклап утыра алмагач? Егылганы көлә-көлә мәйданнан чыгып китте. Янтаеп та егылмаган карт яңа “дошман” көтте, көрәшне дәвам итте. – Ну, сайратасың икән, әй, Харис абзый, тальянда. – Мунчаларда өйрәнгәнем онытылмый һаман да. Хәзер менә җир тутырып сайрат – тик рәхмәт кенә. Ну, оланнар, килдегез лә дөньяның рәхәтенә! Ягез, бер җырлап та бирим, белсәгез – кушылыгыз: “Таңда ялтырый бер йолдыз ла, суырып үбә матур кыз” Сәхия әптәй аны бүлде: – Ояла бел, и шыксыз! – Нәрсәсеннән оялым ди? “Суырып лай, суырып лай, суырып лай үбә матур кыз” И сәхия, үпкәләмә. Сез, оланнар, барыгыз, атлар килер вакыт җитә. Сабыр! Бер җыр төште искә: “Булат такмый кәмәрләгән конач бил, тазый атлар ялын какмый билә җил”. Онытылган. Барыгыз! |
![]() |
![]() |
| Кашык кабып узышу – Ул чәчәкле кашыкларга нинди асылташ салып узыша теге егетләр? Нигә шаккаткан халык? – Беренче күрүеңмени? – Әйе шул. – Күз алмасы… Синдәйләрне сагынып елап, юылып беткән карасы, ап-ак күкәй булып калган – менә шуны салганнар… – Һ-м-м, миндәйләрне, дисеңме? Миндәйләр кем соң алар? – Ата-бабасы бәйрәмен бер күрмәгән балалар. – Ә-ә-ә… |
Ә уенның мәгънәсе ни? – Сиңа, егет, сүз әрәм – ул Коръән сүрәсе түгел, аннан мәгънә эзләргә. Халык караганда кара, көлеп ал, көлә алсаң; тыйма яшеңне, халыкның күзеннән яше тамса. Шунда халыкның асылы сеңәр сиңа тамчылап, уеннарның да мәгънәсе үзеннән-үзе чыгар. Сай агач кашыкларга чи йомыркалар салып, җир җимерер ун егет, кашыкның сабын кабып, әкрен генә ашыга, карап кашык башына. (Кешене алга тарткан әйтерсең лә аш кына!) Карап кашык башына, сөрлегә тигез җирдә. Уен килешми кебек җир җимерер ун иргә. Кашыктан тәгәрәп төшеп, ватыла йомыркалар, һәрбер бәхетсез узышчы буш кашык тешләп кала.Кайберәүләр авыз ера,кайсылар тирән уйда… Тормышның кырыс асылы ачыла Сабантуйда… – Сәхия әптәй, ул төркемдә Харис абзый юк иде, – дип әйтергә өлгермәдек, абзый үзе дә килде. – Капчык киеп узышуны карасагыз – тамаша: сыңар шатлык өчен кеше кайвакыт тәмам шаша, керә төрле капчыкларга, әйтик, киндергә, ташка. Керә ул, һич аямыйча язмышын да, үзен дә. Теге шатлыктан мең тапкыр зуррак бер түзем дә, олырак ихтыяр көче бетерә кеше – батыр… Ә капчык киеп, шатлыкка җитүләр, ай-һай, авыр… Әйдәгез, көрәш карыйбыз, син дә әйдә, Сәхия. Самавыр шул килеш калсын, аңа бездә кем тия! – Бая гына без көрәшнең күргән идек иң шәбен – ике егет бер кыз өчен чын-чынлап түбәләште. Нәкъ әтәчләр, берсен-берсе ныграк яраламакчы. Кешеләр көлеп торалар, ә кыз араламакчы… – Кешеләр дөрес итәләр – җиңел ич карап тору, ә җиңелүче колагын соңыннан тотып бору бигрәк тә күңелле нәрсә акыллырак бәндәгә. Ай, дип кычкыр, дисәң, Ай, ди, ә теләсәң: ал-ла-ла… Тәкә өчен барган көрәш, – инде аңларга кирәк, – кеше өчен барганыннан бик күпкә гадерләк. Әйдәгез, киттек…





