17нче март 2013 UK Tatar Association әгъзалары рус телле общинаның гуманитар мөмкинлекләрен үстерүгә һәм координация советының яңа составын сайлавына багышланган һәр ел саен үткәрелә торган Бөекбританиянең Рәсәй Ватандашлары 6нчы Форумында катнаштылар. Котлау сүзе белән катнашучыларга мөрәҗәгать иттелләр: Бөекбританиядәге Рәсәй илчелеге вәкиле Артём Кожин. Рәсәй Федерациясе президентының халыкара мәдәният хезмәттәшлеге буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой чыгышы турында видео-язма күрсәтелде. Кунаклар – Бөекбритания һәм Европа рус телле оешмаларның вәкилләре. Форум оештыручылар башкарган эшләре һәм яңа проектлары белән танытты. Форумда ватандашлар белән эшләр өчен яңа юнәлешләрне барлыкка китерү һәм үстерү – хокук яклау төркеме – ватандашларның хакларын саклау Фонды – тәкъдим ителде. Координация советынын рәисе Айна Мамаева күптән түгел New-Castle upon Tyne шәһәрендә Рәсәй ватандашының талап алынган баласын үз гаиләсенә кайтару эше уңышка иреште, дип хәбәр итте. Секторларга бүлеп әңгәмәләр үткәрелде: мәдәният, мәгариф, хокук яклау, муниципалитетлар белән эш башкару, икътисад. UK Tatar Association әгъзасы Ляйсан Саляхова Европадагы Рәсәй Ватандашлары Икътисади Эксперт Советын барлыкка китерү процедура мәсьәләренә багышланган тыңлауда катнашты. Утырышны Николай Иванович Жданов-Луценко алып барды, «Чит ил ватандашлары белән эшлекле һәм гуманитар хезмәттәшлекләр үзәге» Генераль директоры, Мәскәү шәһәре, Рәсәй Федерациясе. Координация советының яңа составына, ике ел дәвамына, сайланды: Айна Мамаева, Александр Салий, Никита Лобанов, Ольга Балаклеец, Евгения Терентьева, Азамат Солтанов, Ксения Сысак, Рамиль Минуллин, Александр Сыщенко. Утырышлардан соң банкет һәм күркәм концерт үтте, финалда – актив ватандашлар вәкилләре «Уңышлы ватандаш» билгесе белән буләкләнде.




