Татар телен өйрәнү мөмкинлекләре турында.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов кушуы буенча Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы татар телен интернетта дистанцион рәвештә укыту өчен “Ана теле” информацион укыту проектын тормышка ашыруы турында хәбәр итә.Әлеге проект Татарстан да гына түгел, бөтендөньяда яшәүче, татар телен өйрәнергә теләүчеләрне укыту һәм тел белән эш итүне югары базага күтәрүне максат итеп куя. Проект татар телен коммуникатив чара буларак үзләштерүгә шартлар тудырып кына калмый, ә укучыларга татар мәдәнияты белән таныштырга да ярдәм итә. “Ана теле” Он-лайн мәктәбе тест режимында 2013 нче елның 30 нчы гыйнврыннан эшли. Хәзергесе көнәдә 9 югарылыктан 7 югарылыгын үтәргә мөмкин. 2014 нче елның 1 нче гыйнварыннан штат режимында эшләячәк, шулай ук он-лайн дәресләрне татар теле укытучысы белән берлектә төркемнәрдә үтәргә мөмкин. Он-лайн мәктәптәге дәресләр өчен түләүсез лицензияне http://anatele.ef.com/. сайтыннан алырга мөмкин. Кушымта:
1. http://tatarz.ru/ Татар сайты (Татарларның килеп чыгышы, ТР дәүләте символлары, Татар җырлары).
2. http://adiplar.narod.ru/ Сайтта күп кенә татар язучылары һәм шагыйрьләре турында биографик мәкаләләр урнаштырылган.
3. http://dustem.ru/slovar.php рус теленнән татар теленә онлайн тәрҗемәче.
4. http://tatarplanet.ru/tatarskii-yazyk/ татар информацион- күңел ачу сайты.
5. http://www.tatarmultfilm.ru/ татар телендә мультфильмнар.
6. http://balarf.ru/ татарча мультфильмнар һәм әкиятләре белән “Бала” интерактив- мультимедий китапханә.
7. http://anatele.ef.com/partner/anat/default.aspx — татар телен дистанцион рәвештә укытучы “ Ана теле” online – мәктәбе.Татар телен укыту буенча “Ана теле” проекты Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов кушуы буенча эшләнә. Проект EF Education First компаниясе белән берлектә тормышка ашырыла (килешүгә 2012 елның августында кул куела). Татар телен укыту буенча онлайн- мәктәпкә дөньяның барлык ноктасыннан тәүлегенә 24 сәгать эчендә керергә була. EF Education First татар телен өйрәнү өчен белем бирү сферасындагы инновацион технологияләрне кертүдәге күпъеллык дөнья- күләм тәҗрибәсен кулланып методолигия һәм техник базасын уйлап тапты. Проект өстендә, халыкара эре дистацион укыту мәктәбен булдыруда тәҗрибәләре булган, лирнгвистлар, телче- галимнәр эшләде.
8. http://belem.ru татар телендә укытуның интернет –үзәге , төрле дәрәҗәдәге интернт-проектларны уйлап табу, челтәрдәге татар телле интернет-проектларның санын арттыру һәм сыйфатын күтәрү өстендәге эшләр. Интернет белем бирүче Belem.ru порталы аша татарча белем бирүне ныгыту буенча эшләр: укытучыларның һәм укучыларның белемен, квалификациясен күтәрү өстендә эшләр,татар телендә сыйфатлы белем бирү ресурсларының санын арттыру:- информацион технология өлкәсендә татар телендә онлайн- консультацияләр үткәрү.
9. http://tatarile.org/ru 09.12.2012 “Татар иле” татар социаль челтәре дөнья – күләм Интернет киңлекләренә чыкты. “Татар иле” миссиясе “дөньяның төрле почмакларындагы татарларын бердәм информацион кырга туплаудан” тора. Инглиз, татар, рус телләрендә эшләүче яңа соц.челтәрдә планетаның төрле почмакларында яшәүче фикердәшләреңне эзләп табу һәм дусларың белән аралашу гына түгел, хәтта татар телен дистацион өйрәнергә дә мөмкин.”Татар иле” белән файдаланучыларга россия һәм дөнья – күләм яңалыклар белән паралелль татар җырлары, фильмнары, спектакльләре, милли сәнгать һәм әдәбият өлкәсендәге яңалыклар белән танышырга мөмкин. Балалар һәм яшүсмерләр аудиториясен үстерешле компьютер уеннары җәлеп итә.
5. Лондонда татарларның актив катнашлыгында рус бәйрәме Масленица булып узды! The Business Курьеры: http://thebusinesscourier.co.uk/2014/03/04/london-maslenica/ 2014 нче елның 2 нче мартында “Лондондагы рус масленицасы” фестивале кысаларында Трафаргаль мәйданында күпмеңләгән аудитория каршында грандиоз концерт булып узды. Мәдәни чара Лондон шәһәре хакимлеге, шулай ук Россия Федерациясенең Великобританиядәге илчелеге ярдәмендә оештырылды һәм үткәрелде. Великобритания һәм Россиянең күренекле җәмәгать һәм милли- мәдәни оешмалары җитәкчеләре, шул исәптән Англиянең татар җәмгыяте вәкилләре дә актив катнашты.Шушы бәйрәм кысаларында оештыручылар тарафыннан күпмилләтле Рәсәйнең колориты, байлыгы һәм мәдәниятенең күп төрлелеге күрсәтелде. Зур концерт сәхнәсе милли аләмнәр белән бизәлгән иде, яшь катнашучылар сәхнәгә милли косюмнардан чыктылар һәм концерт программасын ачып җибәрделәр. Аннан соң сәхнәгә Рәсәйдән килгән популяр артистлар: Дима Билан, “Любэ” төркеме, һәм башкалар чыкты.Чыгыш ясаучылар арасында Татарстан Республикасыннан чакырылган ике җырчы: Динә Гарипова һәм Лилиана Газизова да бар иде.Алар рус, татар, инглиз җырларын башкарулары белән бәйрәмне бизәделәр. Тамашачылар Динә һәм Лилиананың чыгышларын бик җылы каршы алдылар. Үзләренең чыгышлары белән алар лондонлылар һәм Великобритания башкаласы кунакларының йөрәкләрен яуладылар. Великобританиядә яшәүче барлык ватандашларым исеменнән Лилиана һәм Динәгә күркәм чыгышлары өчен олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Безне, тарихи ватаныбыздан ерак яшәүчеләрне, яраткан Рәсәебез,күпмилләтле халкыбыз, бигрәк тә үзебезнең татар мәдәниятебез белән горурлану хисләре биләп ала! Videos: Дина Гариповаhttp://www.youtube.com/watch?v=uLU6NI4RBFY/ Лилиана Газизоваhttp://www.youtube.com/watch?v=AMRUQLAnQus/ VIDEO (1) VIDEO (2)

Be the first to comment on "Татар телен өйрәнү мөмкинлекләре турында."

Leave a comment

Your email address will not be published.


*