The Business Курьеры:
http://thebusinesscourier.co.uk/2014/03/04/london-maslenica/
2014 нче елның 2 нче мартында “Лондондагы рус масленицасы” фестивале кысаларында Трафаргаль мәйданында күпмеңләгән аудитория каршында грандиоз концерт булып узды. Мәдәни чара Лондон шәһәре хакимлеге, шулай ук Россия Федерациясенең Бөекбританиядәге илчелеге ярдәмендә оештырылды һәм үткәрелде. Бөекбритания һәм Рәсәйнең күренекле җәмәгать һәм милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре, шул исәптән Англиянең татар җәмгыяте вәкилләре дә актив катнашты. Шушы бәйрәм кысаларында оештыручылар тарафыннан күпмилләтле Рәсәйнең колориты, байлыгы һәм мәдәниятенең күп төрлелеге күрсәтелде. Зур концерт сәхнәсе милли аләмнәр белән бизәлгән иде, яшь катнашучылар сәхнәгә милли костюмнардан чыктылар һәм концерт программасын ачып җибәрделәр. Аннан соң сәхнәгә Рәсәйдән килгән популяр артистлар: Дима Билан, “Любэ” төркеме, һәм башкалар чыкты.Чыгыш ясаучылар арасында Татарстан Республикасыннан чакырылган ике җырчы: Динә Гарипова һәм Лилиана Газизова да бар иде. Алар рус, татар, инглиз җырларын башкарулары белән бәйрәмне бизәделәр. Тамашачылар Динә һәм Лилиананың чыгышларын бик җылы каршы алдылар. Үзләренең чыгышлары белән алар лондонлылар һәм Бөекбритания башкаласы кунакларының йөрәкләрен яуладылар.
Бөекбританиядә яшәүче барлык ватандашларым исеменнән Лилиана һәм Динәгә күркәм чыгышлары өчен олы рәхмәтемне белдерәсем килә.
Безне, тарихи ватаныбыздан ерак яшәүчеләрне, яраткан Рәсәебез, күпмилләтле халкыбыз, бигрәк тә үзебезнең татар мәдәниятебез белән горурлану хисләре биләп ала!
Видео: Дина Гарипова
Видео: Лилиана Газизова









Be the first to comment on "Лондонда татарларның актив катнашлыгында рус бәйрәме Масленица булып узды!"