Науруз «Nowruz Commission» 6 марта 2014

2014 нче елның 6 мартында Лонданның бай, тарихи бинасында, язгы көн белән төн тигезләшкәндә, “Нәүрәз” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне Бөекбританиянең күренекле җәмагать эшлеклесе Lady Renwick — Nowruz Commission Ambassador in the United Kingdom оештырды. Бәйрәмдә Бөекбританиянең лордлар палатасы әгъзалары, чит ил илчеләре, Лондонда аккредитацияләнгән журналистлар,британия җәмгыятенең күренекле әгъзалары һәм Бөекбританиянең милли- мәдәни җәмгыяте җитәкчеләре катнашты. Катнашучылар һәм чакырылган кунаклар арасында Бөекбритания татарлары Ассоциясе актив катнашты. Бәйрәм кысаларында “Нәүрүз” бәйрәмен чагылдырган кызыклы сәнгать күргәзмәсе оештырылды, милли киемнәр һәм халык ашлары тәкъдим ителде. Бәйрәмне концерт программасы төгәлләде. Әлеге чараларда Бөекбритания татарлары оешмасы актив катнашты һәм милли киемнәр, татар халык ашларын тәкъдим итте, шулай ук бәйрәмгә Татарстан Республикасы артистлары чакырылган иде. Алар үзләренең матур чыгышлары белән бәйрәмне бизәделәр. Бу, гаҗәеп һәм искиткеч талантлы җырчы Лилиана Газизова, шулай ук “Зө-Ләй-Лә” төркеменең сөйкемле һәм бик матур, Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән Закирова, Ләйсән Мәхмүтова, Зөлфия Латыпова иде. Алар бик күркәм чыгыш ясадылар, төрле жанрдагы җырлар: халык һәм эстрада, хәтта классик әсәрләр дә башкардылар.

Шулай уңайдан үзебезнең артистларыбызга матур җырлары , шулай ук Великобритания татарлары Ассоциясенә ярдәм күрсәтүче Бөтендөнья татар конгрессы Башкармакомитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закировка олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Аның хакында, Нәүрүз бәйрәмендә катнашучылар үз күзләре белән күреп, татар милли мәдәниятебезгә бәя бирә алдылар. Мәдәният буенча киңәшче Артём Кожин җитәкчелегендәге Бөекбританиядәге Россия илчелеге хезмәткәрләре шушы бәйрәм белән хозурландылар. Бөекбритания татарларына ярдәм итәргә артистлардан кала Татарстаннан Татарстан Республикасының сәүдә – промышленость палатасы идарәсе рәисе Шамиль Рәхим улы Агеев үз гаиләсе белән килгән иде. Аңа моның өчен зур рәхмәт. Аның кызы, Татарстан Республикасының Англиядәге сәүдә – промышленость палатасы вәкиле һәм Великобритания татарлары Ассоциясенең татар яшьләренең әйдәп баручысы Елена Агеева да Бөекбритания татарлары Ассоциясенә актив булышлык күрсәтә.

Бөекбритания татарлары үз халкының гореф-гадәтләрен онытмыйлар. Без ватандашларыбыз, башка милли-мәдәни оешмалар белән бертуктаусыз аралашып торабыз, һәм форсаттан файдаланып, җәй башы белән татарларның иң яраткан сабан бәйрәме – Сабантуй булачагын исегезгә төшереп китәсем килә.Татарлар кайда гына яшәсә дә, бу бәйрәм җәй башында үткәрелә,чөнки авылларда бу бәйрәмне язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, көндәлек эшләр һәм чәчүләр беткәннән соң, ял итәргә һәм күңел ачарга мөмкинлекләр туганнн соң ,бәйрәм иткәннәр.

Бөекбритания татарлары Ассоциясе рәисе Рамиль Рифмир улы Минуллин

          hgh   ____bvbv       ____ 11111       ____ 22222   ____kik ____ 4   ____ 111   ____ 1jhjhhhhhhhhhhhhh   ____ 2bbbbbbbbbbbbbbbb

Be the first to comment on "Науруз «Nowruz Commission» 6 марта 2014"

Leave a comment

Your email address will not be published.


*