23 март көнне UCL университеты территориясендә , Лондонда, яшьлек, муллык һәм яз тергезү бәйрәме Науруз уткәрелде. Бәйрәм итүдә алты ил катнашты: РФ – Татарстан Республикасы, Үзбәкстан, Казакъстан, Азербайджан, Киргизия һәм Таҗикстан. Бу – Наурузнең Лондонда 5-нче тапкыр бәйрәм ителүе иде.
Татарлар ассоциациясе бәйрәм итүгә 2013 елда кушылды. Бу һәм үткән елда кунакларның саны 1500 кешедән артык иде. Милли ашамлыклар, ә шулай ук мавыктыргыч өлеш – җырлар, милли музыка коралларында уеннар һәм әлбәттә милли биюләр оештырылды. Баш сый буларак үзбәк пылавы иде. Бөекбританиядәге Үзбәкстан илчесенең Отабек Акбаровның, Бөекбританиядәге Киргизия илчесенең Айбек Алмасбекович Тилебалиевның һәм Рәсәй Федерациясенең илчелекләр хезмәттәшләренең – Артём Кожинның һәм Валерия Родичкинаның катнашуларын һәм ярдәм курсәткәннәрен билгеләп утәсе килә. Без бергәләшеп, үзбәк йоласына буйсынып, пылауны бер ляганнан (тирән һәм зур үзбәк тәлинкәсеннән) авыз иттек. Шулай ук, бәйрәм оештыручылары исеменнән: British-Uzbek Society, UCL Kazakh Society, Kazakhstan Student Society in the UK, UCL Azerbaijan Society, Kyrgyz Club UK, British-Tajik Society һәм UK Tatar Association, – барлык илчелекләргә, бәйрәмне оештыруда ярдәм иткәннәргә, һәм Бөекбританиядәге Рәсәй Федерациясе илчелегенә дә гаять зур рәхмәтебезне белдерәбез. Аларның ярдәме, транспорт, волонтерлар, ә шулай ук төрле илләр милли атрибутлары белән күргәзмә стендлары урнашкан зур, матур чатырлар белән тәэмин итү аркасында бәйрәм тагын да яктырак һәм хәрәкәткә бай булып чыкты. Чараның иганәчеләренә – «The EUROPEAN AZERBAIJAN Society» аерым рәхмәтебезне белдерәбез.
http://thebusinesscourier.co.uk/2014/03/26/o-prazdnovanii-navruza-v-londone-2014/
Видео: IMG_2577; IMG_2578; IMG_2579; IMG_2582; IMG_2583











Be the first to comment on "23 март көнне 2014 UCL Нәүрүз бәйрәме"