Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтүче Бөекбритания Татарлары Ассоциясе һәм Бөекбританиядә яшәүче ватандашларыбыз исеменнән мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашында музыкаль прогамма әзерләгән һәм җылы каршы алганнары, шулай ук Великобританиядән балалар интернат- йортына акча күчергәннән соң, вакытында дарулар белән тәэмин итүләре өчен «Дербышка балалар интернат – йорты» җитәкчесе һәм хезмәткәрләре адресына рәхмәт хаты җибәрелде. «ТНВ-Планета» телеканалына һәм компания хезмәткәрләренең барысына да катнашканнары өчен, аеруча «Татарлар» тапшыруын алып баручы Раиль Өметбаевка шушы төшерүне оештырганы өчен аерым рәхмәт белдерделәр.
Телеканал катнашыннан башка шушы социаль мөһим проектны уңышлы итеп, тормышка ашырып булмас иде. Бирелгән чараның соңгы нәтиҗәсен күрсәтү әһәмиятле – бу мохтаҗларга ярдәм күрсәтүне үстерүдә бәя биреп бетергесез өлеш кертү, һәм һичшиксез физик мөмкинлекләре чикләнгән, ата-ана җылысыннан мәхрүм ителгән балаларга шактый зур ярдәм.
Дербышка балалар интернат – йортыннан сюжет, «ТНВ-Планета», «Татарлар» тапшыруы:
http://tnv.ru/main/katalog/detskie1/tatarlar/?p=&idVideo=20456#videoanc




Be the first to comment on "Казанның Дербышка балалар интернат- йортыннан сюжет"