Сабантуe 2015 Бөекбританиядә

2015 елнын 27 июнендә Лондон шәһәрендә 4нче һәр еллык татарлар бәйрәме «Сабантуй» үткәрелә. Бу елны Сабантуйга Татарстан артистлары Рустэм Асаев һәм Гулназ Асаева чакырылган. Шулай ук спорт-мавыктыргыч уеннары, көрәш һәм Мәскәү регионы иясеннән «Дружба народов-диалог культур 2015ел» күргәзмәсе үткәреләчәк. Бәйрәм сый-хөрмәте буларак —  татар аш-сулары, пылау һәм чәк-чәк белән чәй.

Tat.

image

2014 елда Лондонда ыуздырылган Сабантуй турында The Business Курьер видеос:

Сабантуй бәйрәме турында

Сабантуй – Рәсәй халыкларын берләштеруче, халыкларның үз милли гореф-гадәтләрен һәм йолаларын сакларга мөмкинлек тудыручы бәйрәм. Бу фикерне Екатеринбург шәһәрендә уздырылган федераль Сабантуенда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннеханов әйтте. «Сабантуй – милли рухның энҗе бөртеге, татарлар халыкның үзенчәлекле мәдәниятенең чын бетмәс чишмәсе, аның җан халәте һәм сәләтләрне ачу өчен гүзәл мөмкинлек, көч, осталык һәм зиһенлелек сынашу… Сабантуй хакында бар дөнья беләчәк һәм «Дөньякүләм мирасла
р» исемлегендә ул лаек урын алачак, дип ышанам.» Татарстан Республикaсы М.Ш.Шәймиев.

sab

Сабантуй бәйрәменең рәсми эмблемасы

Ихтимал, һәр халыкның аеруча яраткан бөтен дөньяга танылган бәйрәме бар. Японнар өчен сакура чәчәге ату вакыты, грекләрдә – Олимпия уеннары, испаннарда – коррида, русларда – Масленица. Татарлар өчен – ул Сабантуй. Дөрестән, аны белмиләр генә түгел, ләкин бөтен дөньяда билгелиләр дә. Татарларның иң яраткан бәйрәме Сабантуй — берьюлы борынгы да, яңа да, хезмәт бәйрәмендә халыкның матур йолалары, җырлары, биюләре, гореф-гадәтләре бергә кушыла. Бәйрәмнең исеме төрек сүзләреннән килеп чыккан: «сабан» — сабан һәм «туй» — бәйрәм. Олгәре Сабантуйны язгы кыр эшләре башлавына (апрель ахырында) багышлап бәйрәм иткәннәр, хәзер инде — аның тәмамлануына (июндә).

саб45 Бу борынгы бәйрәмне 921 елда үзенең хезмәтләрендә, Багдад шәһәреннән илче буларак Болгарларга килүче, атаклы тикшеренүче Ибн Фадлан тасвирлады. Олгәре сабантуйны бәйрәм итү зур вакыйга булган, аны уздыру өчен озак әзерләнгәннәр. Кыш буе кызлар, яшь хатыннар бүләкләр әзерләгәннәр – тукыганнар, теккәннәр, чиккәннәр. Язын, бәйрәм башы алдыннан, яшь егетләр авыл буйлап ярышларда һәм халык уеннарында җиңүчеләр өчен бүләкләр җыйганнар: чигүле яулыклар һәм сөлгеләр, ситсы кисәкләре, күлмәкләр, тавык йомыркалары. Иң хөрмәтле бүләк буларак милли бизәкләр белән чигелгән сөлге иде. Гадәттә бүләкләр җыю бер үк вакытта күңелле – җырлар, мәзәкләр, такмазалар белән уздырылган. Бүләкләрне озын колгага бәйләп, кайчакта егетләр үзләрен җыелган сөлгеләр белән урап бәйләгәннәр һәм аларны церемониянең ахырына кадәр салмаганнар. Аксакаллар, Сабантуй советы буларак, җиңүчеләрне бүләкләүләр өчен жюри сайлаганнар, уеннар дәвамында тәртип артыннан күзәткәннәр. Бәйрәмнең кульминациясе – мәйдан иде – чабышу, сикерешу, милли көрәш, һәм, әлбәттә, ат чабышынар ярышлары. Акрынлап сабантуй гомум һәм милләтара бәйрәме булды – бүген ул авылларда , бистәләрдә, районнарда, шәһәрләрдә, Татарстан башкаласында, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм башка регионнарда, ә шулай ук татарлар яши торган төрле дөнья почмакларында бәйрәм ителә. Бүген Сабантуй дәүләт бәйрәме статусын алды: хәзерләнүе, вакытлары һәм үткәрү урыннары турында указлар һәм карарлар басылалар, һәр дәрәҗәдә (авыл, бистә, район, шәһәр, республика) иң биек ранг җитәкчеләрдән оргкомитетлар, финанслаулар чыганаклары билгеләнәлә. саб00 Борынгы бәйрәмгә акрынлап заманча гореф-гадәтләре өстәлә, әмма иң мөһиме саклана, бер гасырдан икенче гасырга күчә. Татарстан Республикасында Сабантуй, кагыйдә буларак, июндә, өч этапта үтә. Беренче шимбә язгы чәчү тәмамлануы белән бәйрәм республика авылларында үткәрелә, бер атнадан соң — Татарстанның эре шәһәрләрендә, ә тагын бер атнадан соң республика башкаласында – Казанда баш сабантуе үткәрелә. Бөтен шәһәр администрация районнарында уеннар өчен, мәдәният һәм сәнгать осталарның чыгышлары, халык йөрешләр өчен майданчыклар оештырыла. Шәһәрнең үзәк ипподромында ат чабышлары үткәрелә. Казанда 2003 елның июнендә генераль директор Юнеско Мацуура үз визитында татарлар милли бәйрәмен Сабантуйны, гореф-гадәтләрне һәм халыкның эчкерсез мәхәббәтен саклаучы, сөйләм шедеврлары һәм нематериаль мираслар Юнеско исемлегенә кертү мәсьәләсен күтәрде. sab11 1505 нче ел Сабантуе.

Сабантуйны беренче булып ачык итеп тасвирлауны, тарихчылар әйтүе буенча, билгесез ельязмачы үзенең данлыклы “ Казан ханлыгы турында риваят”ендә язып калдырган. Шәһәребездә 20 елдан артык яшәп һәм хәтта мөселман динен кабул итүче “Риваять” авторы, Сабантуй ике җирдә: Патша( яки Хан) болынында( хәзерге вакытта тимер юл вокзалы артындагы су астында калган район) һәм ул вакытта хәзерге Ирек мәйданын соң ук башланып китүче, Арча кырында үткәрелә иде дип яза.Төп бәйрәм булып, Арча кырындагысы саналган, ул берничә көнгә сузылган. Шулай итеп 1505 нче елдагы бәйрәмдә меңнән артык чатыр куелган. Анда үзенең якыннары белән хан да, тирә-яктан килгән кунаклар да, беклар, шәехлар, сәедләр дә, гади шәһәр кешеләре дә күңел ачкан һәм ял иткән. Чатырлар эчендә,хәзерге заман теле белән әйткәндә,сәүдә палаткалары корылган булган. Анда ашамлыклар, салкын эчемлекләр һәм төрле әйберләр белән сату иткәннәр, шул исәптән диңгез аръягындагылары белән дә. Аннан соң, халык төрле уеннар һәм ярышлар:ат чабышы, музыкантлар һәм җырчылар чыгышы , егетләр көрәше үткәрелә торган мәйданга җыелган.Кешеләр иң матур киемнәрен кигәннәр һәм бизәнү әйберләрен такканнар.Бигрәк тә яшь кызлар тырышкан- “Рәсми” программадан соң яшьләр кичәсе бара торган булган. Анда яшь егетләр үзләренә кәләш сайлаган. Шулай итеп, бу вакытта “ бик нык коралланырга”кирәк булган. Ә күп кенә төрек халкында шундый йола:ат чабышы вакытында егет яраткан кызын куып тотып үбәргә тиеш булган ( бу гореф-гадәт бик борынгы вакыттагы кыз урлау йоласының символы булып калган). Ул “кыз куу” дип аталган. Әгәр егет кызны куып тота алмаса, кире юлда ул инде үз атын куалаган, егетне куып тотарга һәм камчысы белән башыннан бүреген бәреп төшерергә тырышкан. Әгәр бәреп төшерсә, егет өчен бу бик нык хурлык булып саналган. Бәйрәм төн уртасында гына тәмамланган. Сүз уңаеннан, татар Сабантуеның төп үзенчәлеге шунда ки :бервакытта да исерекләрнең һәм сугышып йөрүчеләрнең булмавы, әгәр андыйлар күзгә чалынса, шунда ук бергәләп хурлап. мәйданнан чыгарып җибәргәннәр. Җәмәгатьчелектәге тәртип үрнәк булып торган. Сабантуй тәмамлануга ук чәчү башланган – бу җәй уртасына хәтле сузылган, авыр эш вакыты. sab44 … һәм заманчалылык.

Хәзергесе вакытта Сабантуй бар дөнья татарларының яраткан бәйрәме булып кала.Ул Татарстанда дәүләтнеке булып санала, аны Нью-Йорк, Брюссель, Монреаль, Торонто, Прага, Стамбул һәм күп кенә башка шәһәрләрдәге татар җәмгыятьләре билгеләп үтә.Татар Сабантуенда югары урындагы рәсми кешеләр рәхәтләнеп катнашалар.Мәсәлән, Борис Ельцин ватык чүлмәкне җәхәт кенә – бер сугуда вата ала, ә Владимр Путин катык салынган савытка “чумып”, тәңкәләрне теше белән тартып чыгара ала! sab88 Хәзерге заманда Сабантуй ял көне үткәрелә, гореф-гадәтләр берникадәр үзгәрешләр кичерсә дә, иң мөһиме сакланып калды – бу элеккегечә барлык халык бәйрәме, күмәк күңел ачу. Аның төп өлешен тәшкил иткән: бүләк җыю, мәйданда көрәшү, яшьләрнең күңел ачу гадәтләре дә сакланып калган.Традиция буенча Сабантуйга авылларда бик җентекләп әзерләнәләр: өйләрен җыештыралар, кунаклар өчен ризыклар әзерлиләр, иң яхшы киемнәрен киеп, бөтен гаиләләре белән, гадәттә чирәмгә утырып, тәмле ризыклар белән чәй эчәргә һәм тамаша карарга самоварларын да күтәреп киләләр. Анда карарлык нәрсә бар инде! sab55 prezident Сабантуй бәйрәме программасы – бик бай эчтәлекле. Иртәдән халык хөрмәтле кешеләрнең чыгышын, язгы чәчү тәмамлануы белән тәбрикләүләрен, шулай ук артистлар, музыкантлар, шигырь сөйләүчеләрне тыңларга чыгалар.Аннан соң иң кызыклысы- традицион ярыш башлана. Татар милли көрәше һәрвакыт иң яраткан ярышлар булып санала. Анда кече яшьтән башлап урта буынга кадәр барлык ир-атлар да катнаша. Ә инде кагыйдә буларак, карт- аксакаллар жюри составына кереп, җиңүчене билгелиләр. Иң зур тамаша, әлбәттә соңгы бәрелеш – финалга чыккан ике көрәшченең көрәше. Җиңүчегә приз бирелә.Элек вакытлардагы кебек сөлге яки күлмәк түгел, ә телевизор, кер юуу машинасы яки иң почетлы бүләк- тере тәкә һәм үзенең көчлелеген күрсәтү өчен аны җиңүче баш өстенә күтәрергә тиеш була (ә ул берничә унлаган килограмм авырлыгында). саб56 sab00 Батырлар авырлыклар күтәреп тә ярышалар – гирь һәм штанга күтәрәләр. Әлбәттә иң кыю һәм җитезләре ат чабышында ярышлар. Әйтүләргә караганда, Сабантуйны көрәш һәм ат чабышыннан башка күз алдына да китереп булмый. “Җитди”ләреннән кала, Сабантуйда күп кенә көлкеле ярышлар да булып уза. Бу авызга күкәй салынган кашык кабып та, капчык киеп, кайчагында икәүләп тә йөгерү, сулы чиләкләрне көянтәгә асып узышу да.Уеннар программасы күп төрле: канат тарту, күз бәйләп аркылы багана өстендә капчык белән сугышу, итекләр артыннан баганага менү, катык яки әчегән сөт салынган савыттан авыз белән тәңкәләр алу, су өстендәге шома борыс буйлап йөрү. Сүз уңаенда, борынгы вакыттан бирле узышып йөгерү – Сабантуйда бик популяр уен-көлкеләрдән саналган. Элек ул бербөтен эш булган. Бик күп халык ике километр ераклыкка кадәр йөгергән, җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр бирелгән. Кагыйдә буларак, ярышлар төшке ашка хәтле тәмамланган, һәм шул вакытта кичке уеннар, кич утырулар башланган. Халык җылы төркемдә күңел ачу өчен, өйләренә таралышкан. Ә кичен яшьләр, бигрәк тә авылларда,бию, уйнау, күңел ачу һәм киләчәкләрен күз аллап, яңа романтик танышлыклар башлап җибәрү өчен “кичке уен”- кичке Сабантуйга җыелганнар. sab66 Сабантуйга тарихи белешмә- ул татарлар һәм башкортларның иң яраткан бәйрәме; борынгы һәм яңа бәйрәм; халыкларның күркәм йолалары, җылары да, биюләре дә, гореф-гадәтләредә бербөтен булып оешкан хезмәт бәйрәме. Һәрбер хезмәт, һәрбер һөнәр халыкта хөрмәткә ия, ләкин игенчелек һөнәре аеруча мактаулы. Игенчелек хезмәтенә гасырлар буе изге эшкә караган кебек баш игәннәр һәм аңа карата ихтирам хисләре тәрбияләп килгәннәр. Иген игү яхшылык эшләү, үз халкыңа һәм туган ягыңа файда китерү дигәнне аңлаткан. Менә шуңа да борынгыдан килгән халык бәйрәме игенчелек хезмәте белән бәйле дә инде.Бәйрәмнең барышы белән абруйлы авыл картлары идарә иткәннәр. Алар егетләрне бүләк җыярга җибәргәннәр,җиңүчеләрне бүләкләү өчен жюрине билгеләгәннәр, ярышлар вакытында тәртип саклаганнар. Бу үзенә бертөрле Сабантуй җыены булган.Бәйрәм вакытында авылдагы барлык хакимият алар карамагында күчкән. Сабантуй көнне авылда күтәренке кәеф хөкем сөргән, барысы дәртле, шат. Бар халык иртүк мәйданга- авылдан ерак булмаган киң болынга атлаганнар. Иң алда бәйрәмне оештыручылар барган.Алар арасыннан берсе Сабантуй билгесе – сөлге бәйләнгән озын колга күтәреп барган.Иң яхшы киемнәрен кигәннәр, хатын- кызлар сандыктан бизәнү әйберләрен чыгарганнар. Ат җигеп килүчеләр,ат ялларын төрле төстәге тасмалар белән үргәннәр, дугаларын төсле тукыма белән ураганнар, дугага кыңгырау элгәннәр. Бу көнне хезмәт кешеләренең дулкынлы бәйрәме алдында дин күрсәтмәләре көчсез булып калган, дин аларның бәйрәменә тыюлык куярга үзе дә теләмәгән. Шәриат яшьләр артыннан да карап өлгерә алмаган: очрашканнар, ярышканнар, җырлаганнар, биегәннәр, бер-берсе белән күз карашлары аша аңлашканнар ,бүләкләр бирешкәннәр, гашыйк булганнар… Сабантуй якынлашуын татарлар һәм башкортлар гына түземсезлек белән көтмәгәннәр, ә руслар, чувашлар, марийлар ,бер сүз белән әйткәндә, барлык күрше халыклар өчен дә көтеп алынган бәйрәм булган. Сабантуй әкренләп, милләтара аралашу бәйрәменә әверелгән. aleksei 2 Кунаксыз бәйрәм татарлар һәм башкортлар өчен аралашмау, саранлык билгесе булып саналган, шуңа күрә дә сабантуйда катнашучылар мәйданнан кунаклар белән кайтканнар. Бәйрәмдәге күңел ачу кичкә хәтле сузылган, ә яшьләр төн уртасына хәтле йөргәннәр. Кем Сабантуй белән таныш түгел, ә нәрсә икәнен бик беләсе килә, чын халык бәйрәменең бернәрсә белән дә тиңләп булмаслык атмосферасын тоясы килә икән- Лондондагы сабантуйга рәхим итегез!

sab999 sabn333 sab2 sabn4

Be the first to comment on "Сабантуe 2015 Бөекбританиядә"

Leave a comment

Your email address will not be published.


*