Лондонда Сабантуй 2014 үткәрелде.

Лондондагы Сабантуй ачылу тантанасын Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Рәфис Тимерхан улы Борһанов алып барды. Министр Татарстан Республикасы гимны астында Англия татарларының Сабантуй флагын күтәрде, Татарстан президенты Рөстәм Нургали улы Миннехановның котлавын укыды, Сабантуйны ачык дип белдерде.

2014 елда Лондонда уздырылган Сабантуй турында видео-клип:

 

____ 6

____ 3

Сулдан уңга: Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Рәфис Тимерхан улы Борһанов һәм Россия федерациясенең Великобританиянең берләшкән короллегендәге һәм төньяк Ирландиядәге тулы хокуклы илчесе Александр Владимир улы Яковенко.

ПРИВЕТСТВИЕ Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова (тат.)

Үзенең чыгышында Россия федерациясенең Великобританиядәге берләшкән короллегендәге һәм төньяк Ирландиядәге тулы хокуклы Посолы Александр Владимир улы Яковенко россия этнокультурасының алга китеше аша үзара мөнәсәбәтләр культурасының әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Шушы якты чараларның берсе булып, татар халкының энҗе бөртеге булган – Сабантуй бәйрәме санала.

 

____ 4

 

Бәйрәмгә килгән хөрмәтле кунаклар:
Италия татарлары мәдәнияты Ассоциясе рәисе Зөһрә Ибрай кызы Мәҗитова Италиянең “Европа татарлары Альянсы” вәкиле Венера Абдулхаликова белән, Мәскәү өлкәсенең милли –мәләни автономиясе рәисе урынбасары рәссам Ринат Курамшин татар мәдәнияте һәм сәнгате үзәге директоры Наталья Фролова һәм рәссам Альбина Курамшина белән, Казахстанның татар һәм башкорт Ассоцияциясе директоры ролен үтәүче Ринат Абдулхаликов”традицияле татарча көрәш”турнирында судья вазифаларын башкаручы Татарстан республикасының бил көрәше спорты Федерациясе директоры ролен үтәүче Хабир Хабибуллин, Латвиядәге татар һәм башкорт җитәкчеләреннән берсе Финат Газизов.
Ринат Курамшин Татарстан Респуликасы премьер- министры урынбасары- РФсендәге ТРның вәкаләтле вәкиле Равил Калимулла улы Ахметшин һәм Россия Федерациясе Презедентлыгындагы Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер- министры урынбасары Артур Альберт улы Шайнуровның котлауларын укыды.

 

 

Ринат Абдулхаликов Лондон Сабантуенда катнашучыларга Казахстанның татар һәм башкорт Ассоцияциясе Президенты Гриф Хайруллинның котлауларын укыды.

 

Алга таба Казанның таң калдыргыч “Зө-Ләй-Лә” төркеме һәм җырчы Лилиана Газизова катнашында концерт булып үтте. Тамашачылар милли уеннарда,көрәштә, дәртләндергеч биюләрдә бик теләп катнаштылар. Көрәшнең абсолют авырлыгында Арслан Җәләлов җиңүче булып танылды. Армрестленг буенча дусларча ярышта Руслан Лотфуллин ике тапкыр җиңү яулады.Бәйрәмгә килүчеләрне татар милли ашлары: пәрәмәч,өчпочмак, һәм чәк-чәк, шулай ук тәмле пылау белән сыйладылар.
Лондондагы Сабантуйның ябылу тантанасында Великобритания татарлары Ассоцияциясе җитәкчеләре Лондон Сабантуеның яңа юнәлешен күтәреп чыкканнары өчен, катнашучыларга һәм кунакларга үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр. Дөньяның финанс фонды башкаласына булышлык күрсәтүдә Лондонның әйдәп баручы финанс үзәге һәм йөрәге булып торган урында Великобритания Татарлары Ассоцияциясенең хәйрия фонды өчен олы мөмкинлек тудырганга бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтүегезгә һәм булышуыгызга чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Без мөмкинлекләре чикләнгән балалар йортына чын күңелдән акча күчерергә теләүчеләрдән игәнә җыя алдык.
Великобритания Татарлары Ассоцияциясе барлык СНГ һәм Европа илләренең Лондон татарларына хөрмәт белән каравын, Сабантуй бәйрәмендә катнашуларын һәм ярлыларга матди ярдәм күрсәтүләрен билгеләп үтте. Әлеге юнәлеш дөньяның финанс фонды башкаласында язгы “Нәүрүз” бәйрәме кебек үк хуплана һәм яклау таба. “Нәүрүз” бәйрәме һәр елны язын, 23 нче мартта СНГ илләре: Үзбәкстан, Казахстан,Таҗикстан. Кыргызстан, Әзербәйҗан,Татарстан- Россия Федерациясе белән берлектә үткәрелә.
Сабантуй нәтиҗәләре буенча:
Интернет онлайн буенча 129 билет сатылган £553.30 Фунт
Кулдан сатылган: £ 665 Фунт
Керү түләүсез, милли татар ашлар һәм Үзбәк пылау ашарга теләүчеләргә билетлар сатып алырга мөмкин иде. Барлык җыелган акчалар балалар – интернат йортына тапшырылачак.
“Зө-Ләй-Лә”триосыннан Латыпова Зөлфиянең кулдан эшләнгән әйберләре Сабантуйда сатылып£ 90 Фунтлык ярдәм тәшкил итте. Артистлар Великобритания Татарлары Ассоцияциясенә җыелган акчаларны Татарстандагы балалар интернат- йортына бирергә ышанып тапшырдылар. Шулай ук “Зө-Ләй-Лә”триосы артистлары- Закирова Ләйсән, Мәхмүтова Ләйсән, Латыпова Зөлфия һәм җырчы Лилиана Газизова татар ашлары: пәрәмәч,өчпочмак, һәм чәк-чәк пешерүдә катнаштылар,шушы милли татар ашлар һәм Үзбәк пылау аркасында без балалар интернат- йортларына матди ярдәм күрсәтә алдык.
Дөнья мәрхәмәтле кешеләрсез түгел! Без Татарстандагы балалар интернат- йортына тапшырылачак акчаның санын шатланым игълан итәбез: £1308.30 Фунт- 77 000 сум.
Беренче тапкыр гына булышуыгыз түгел БАЛАЛАР ИНТЕРНАТ-ЙОРТЫНА, барыгызга да зур рәхмәт. Искиткеч ярдәм күрсәткәнегез өчен барыгызгада олы рәхмәтебезне белдерәбез.

IMG_7235
IMG_7232IMG_7232 IMG_7237IMG_7260IMG_7265

Ринат Курамшин Россия Федерациясенең Великобританиядәге берләшкән короллеге һәм төньяк Ирландиядәге тулы хокуклы илчесе Александр Владимир улы Яковенко, Великобританиядәге Росхезмәттәшлек хөкүмәте башлыгы Антон Чеснаков һәм Великобритания татарлары Ассоциясе рәисе Рамил Миннуллинга үз әсәрләрен, бөек шагыйрьләр: А.Пушкин, М.Лермонтов, М.Җәлил портретларын, бүләк итте.

IMG_7268IMG_7277IMG_7393IMG_7393IMG_7560 IMG_7565IMG_7296IMG_7309IMG_7311IMG_7343IMG_7356IMG_7359IMG_7364IMG_7365

 

IMG_7318IMG_7320IMG_7371IMG_7374IMG_7396IMG_7394IMG_7400IMG_7435IMG_7437 zahvat

Турнирның судьясы Хабир Хабибуллин дөрес эләктереп алуны күрсәтә (фото).

brosok

Үрнәк профессиональ ыргыту Хабир Сабир улы (фото).

IMG_7474 IMG_7467       IMG_7480 IMG_7487IMG_7508IMG_7515Ruslan   Ruslan1   IMG_7586

Армрестленг буенча ярышта Руслан Лотфуллинның җиңү видиосы (карау өчен басарга).

Лилия

Лилия и Зиннур Мусинлар

stend tatar

Зуляйля

флаг

IMG_7609       IMG_7612

Be the first to comment on "Лондонда Сабантуй 2014 үткәрелде."

Leave a comment

Your email address will not be published.


*