Казанның Дербышка балалар интернат-йортыннан видео-сюжет

Казанның Дербышка балалар интернат-йортыннан ТНВ-Планета видео-сюжеты

 

2014 елда Лондонда уздырылган Сабантуй нәтиҗәсендә:

Керү түләүсез иде, татар милли ашамлыкларын һәм үзбәк пылавын татып карарга теләгәннәр билетлар алды.

Интернет аша 129 билет сатылды: £553.30 кадак

Барлык акчага сатылган билетлар: £665 кадак 

«Зө-ләй-лә» триосы исеменнән тапшырылган Зөлфия Латыпова башкарган кул эшләнмәләре £90 кадакка сатылды. Артисткалар Бөекбритания Татарлары Ассоциясенә җыелган чараларны иганә буларак Татарстан балалар интернат-йортына тапшырырга әманәт иттеләр. Моннан башка, шуны да искәртеп үтәргә телибез: трио «Зө-ләй-лә» – Ләйсән Закирова, Ләйсән Махмутова, Зөлфия Латыпова һәм җырчы Лилиана Газизова татар ашамлыкларын (пәрәмәч, өчпочмак, чәк-чәк) әзерләвендә катнаштылар һәм татар милли ашамлыклары һәм үзбәк пылавы аркасында без балалар интернат-йорты өчен иганәләр җыя алдык.

ДӨНЬЯ МӘРХӘМӘТЛЕ КЕШЕЛӘРСЕЗ ТҮГЕЛ!!!

Барлыгы Татарстан балалар интернат-йорты өчен £1308.30 кадакка – 77 000 тәңкәгә дарулар сатып алынды.

Бөтенегезгә дә БАЛАЛАР  ИНТЕРНАТ-ЙОРТЫНА кабатлап ярдәм кулын сузганыгыз өчен гаять зур РӘХМӘТЕБЕЗНЕ белдерәбез, барыгызга да булышканыгыз  өчен зур рәхмәт.

48080

0mcusC32BAI

456

Һәр кеше үз мөмкинлекләренә һәм көчләренә күрә яхшылык башкарсын иде. Әгәр дә һәр кеше көненә бер, зур түгел булса да, рәхимле эш башкарырга максат куйса, дөньябыз яктырак һәм киң күңеллерәк булыр иде… 

Be the first to comment on "Казанның Дербышка балалар интернат-йортыннан видео-сюжет"

Leave a comment

Your email address will not be published.


*