22 март Лондонда Үзәк Азия илләренең Язгы фестивале узды – Нәүрүз, яз уяну бәйрәме.
Нәүрүз Фестивале (шулай ук төрле илләрдә Нәүрүз/Näwrüz, Наврӯз/Navroʻz, Novruz, Наурыз, Нооруз, дип атала) бай мәдәният мирасы көне буларак таныла һәм күп гасырлар дәвамында бәйрәм ителә. Үз асылында бәйрәм итү дуслык, шәфкать, чисталык, мәхәббәт төшенчәләрен аңлата һәм тарихи Яңа ел башлавына – табигатьнең чәчәкләнү һәм уяну, тергезү чоры һәм яңа башлангычлар вакытына – тиң, дип исәпләнә. Лондонда төрле оешмалар һәм берләшмәләр вәкилләре бу гореф-гадәтне дәвам итәр өчен тырышлыкларын берләштерделәр. Бу чараның уңышы үсте һәм ул Лондонда Үзәк Азия илләренең Яз фестивале буларак киң таныла.
Бу елны Нәүрүз алтынчы тапкыр бәйрәм ителде, 6 ил – Әзербайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Татарстан (РФ субъекты) һәм Үзбәкстан тәкъдим ителде, UCL (Gower Street) территориясендә 1500дән ким түгел катнашучылар белән узды. Бәйрәм кунаклары төрле музыка һәм бию ансамбльләренең якты чыгышлары, спорт чаралары (көрәш, аркан тартыш, нарды), ә шулай ук мәдәният күргәзмәләре белән күңел ачты. Ярышлар алдыннан Бөекбритания Татарлар Ассоциациясе тарафыннан җиңүче – «батыр»ның – 2015 елның 20 июнендә Берлинда уздырыла торган Аврупа Сабантуена чакырылачагы игълан ителде. Көрәш нәтиҗәсендә Үзбәкстаннан килгән Надыр Нуритдинов батыр-чемпион булды һәм ул Берлин Сабантуена чакыралачак, ә шулай ук Үзбәкстаннан килгән Улугбек Акбаров Англия яшьләре исеменнән Берлин Сабантуенда көрәшче буларак катнашачак. Әлбәттә, тәмле ашамлыкларсыз мөгаләмә ителмәде. Кунаклар Урта Азия халыкларының төрле ашамлыкларын татып карады – пылау, самса, манты, далма, курутоб, пәхләвә, пәрәмәч, өчпочмак, чәк-чәк һәм башкалар. Оештыручылар фестиваль табышының күпчелек өлешен Үзәк Азия регионнарына һәм Татарстанга хәйрияле максатлар: балалар өйләре, белем бирүче программалары һәм төрле авырулы балаларга ярдәм итү – өчен тапшырачаклар.

















Be the first to comment on "22 март Лондонда Үзәк Азия илләренең Язгы фестивале узды – Нәүрүз, яз уяну бәйрәме."