Нәүрүз «Nowruz Commission» 9 апрель 2015

2015 елның 9 апрелендә Pall Mall Institute of Directors бинасында халыкара Нәүрүз бәйрәменә багышланган кичә узды. Бәйрәм үсеш һәм чәчәк атуның баш сезонын белдерә. «Нәүрүз» сүзе таҗик-фарсы теленнән «яңа көн» дип тәрҗемә ителә. Дәүләт бәйрәме буларак Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Казакъстан, Әзербайҗан, Албания, Кыргызстан, Македония, Төркия илләрендә билгеләнә. Шулай ук, милли бәйрәме буларак Нәүрүз Кытай, Гыйрак Курдистан, Һиндстанның кайбер регионнарында, Рәсәйнең Дагестан, Татарстан, Башкортостан һәм бүтән милли регионнарында билгеләнә һәм бәйрәм никадәр юмартрак булыр, шулкадәр ел да уңышлырак үтәр, дип санала.
Үткән елларда кебек бәйрәмнең оештыручысы Бөекбританиянең күренекле иҗтимагый эшлекле — Lady Renwick (Nowruz Commission Ambassador in the UK) иде. Бәйрәм итүдә Британия башкаласының рәсми, эксперт, академик, эшлекле һәм иҗат түгәрәкләренең вәкилләре катнашты: Бөекбританиянең лордлар Палатасы әгъзалары, Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчеләр һәм чит ил илчелекләр вәкилләре, (Әзербайҗан, Казакъстан, Таҗикстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Әфганстан) һәм Бөекбританиядәге Рәсәй Илчелеге хезмәттәшләре, Лондонда аккредитация үткән журналистлар, Британия җәмәгатьчелекләренең күренекле әгъзалары һәм Бөекбритания милли – мәдәният берләшмәләренең җитәкчеләре, шулай ук Бөекбритания Татарлар Ассоциациясе. Лондонда Нәүрүз бәйрәменә карата Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетының рәисе Ринат Зиннур улы Закиров исеменнән ярдәм күрсәтте, һәм Лондонда Нәүрүз бәйрәмендә Татарстан Республикасының халык артисты Рөстәм Асаев катнашты.
Кунаклар өчен илләр үсеше тарихы, милли һәм рухи мәдәнияте, җәмгыяви-икътисадый үсеш сферасында казанышлар, мәгариф, фән һәм мәгърифәт сәнгать күргәзмәләре оештырылды. Милли җырлар һәм биюләр башкарулары белән концерт программасы тәкъдим ителде, һәм төрле илләрдән артистлар чакырылды:
— Bejan Mouhebulah (Таҗикстан), музыкаль корал таблаке (tablake);
— Young Mardani brother playing Santour (Iran), San’at Mahmudova (бию) һәм Sardor Mirzakhojaev (музыкаль корал) (Үзбәкстан);
— Sabina Rakcheeva (скрипка) (Әзербайҗан);
— Nazgul Zhuzumova & Aizada Israilova (бию) (Кыргызстан);
— Балет дуэты Allegra Westalli and Giuseppe Conti (London),
— Maksat Syzdykov folk instrumental music (kui) written by Kurmangazy (Казакъстан),
— Rustyam Asaev (Татарстан) татар халык җырларын һәм «Гашыйк солдат» җырын (неополетан җырын итальян телендә) башкарды;
Залда искиткеч атмосфера иде, һәм кичәнең ахырында Рөстәм Асаев җырларына кунаклар белән Lady Renwick һәм Лорд Renwick биергә чыкты.

DSC00853
Navruz
DSC00873
DSC00885
DSC00880
DSC00874
DSC00887
DSC00888
IMG-20150410-WA0004
DSC00837

Be the first to comment on "Нәүрүз «Nowruz Commission» 9 апрель 2015"

Leave a comment

Your email address will not be published.


*