Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы концерт
Лондонда Бөекбританиядәге Рәсәй Ватандашларының Координация советы, Бөекбританиянең Рәсәй Федерациясе илчелеге һәм Росструдничество ярдәме белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы концерт уздырылды.
Программада диаспораның иң яхшы коллективлары, шулай ук танылган Рәсәй һәм Британия классик һәм популяр музыка башкаручылары катнаштылар.
Концерт Рәсәй һәм Британия ветераннары, шулай ук мөхтәрәм кунаклар барында үтте.
Бөтендөнья Татар Конгрессы Рәисе Ринат Зиннур улы Закиров ярдәме белән Бөекбритания Татарлар Ассоциациясе тантаналы концертка Татарстан Республикасы атказанган артистының Рөстәм Асаевның килүен оештырды.
Рөстәм Асаев һәм Рус Сувенир Ансамбле концерт башында “Изге Сугыш” җырын башкарды.
Шулай ук Р. Асаев “Геройлардан” һәм “Мин яратам сине, тормыш” җырларын башкарды.
Соңгы “Җиңү көне” җырын Ассаев сәхнәдә барлык артистлар белән башкарды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы концерт





Be the first to comment on "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы концерт"