2015 елның 27нче июнендә Лондонда Бөекбритания Татарлар Ассоциациясе Сабантуй бәйрәмен уздырды. Быел бәйрәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына (1941-1945 еллар) багышлап үткәрелде. Татарстан Республикасы исеменнән чарада Равил Әхмәтшин булды.
Бәйрәмнең ачылыш тантанасында сәламләү сүзе белән Бөекбритания Берләшкән Корольлегендә һәм Төньяк Ирландиядә гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле Рәсәй Федерациясе илчесе Александр Владимир Улы Яковенко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Рәсәй Федерациясендә Татарстан Республикасының тулы вәкаләтле вәкиле Равил Кәлимулла улы Әхмәтшин, Бөекбританиядә Үзбәкстан илчесе Отабек Акбаров чыгыш ясадылар, шулай ук Бөекбританиядә Таҗикстанның вәкәләтле илчесе Эркин Касыймов һәм Сабантуй оештыручысы, Бөекбритания Татарлар Ассоциациясе рәисе Рамил Рифмир улы Миңнуллин катнаштылар. Равил Кәлимулла улы Әхмәтшин Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Татарстан Президентының сәламләү хатын укыды, шуннан соң кунаклар һәм бәйрәм оештыручысы Татарстан Республикасы гимны белән Сабантуйның әләмен күтәрүендә катнашты, бу – бәйрәмнең рәсми ачылышын билгеләде.
Бәйрәмнең иң беренче чараларыннан берсе – “Халыклар дуслыгы — Мәдәниятлар диалогы” күргәзмәсе ачылышы иде, анда Ринат Курамшин һәм Альбина Курамшина рәссамнарының эшләре тәкъдим ителде. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән рәсемнәрнең тематикасы истәлекле көннәргә – Бөек Ватан сугышында 1941-1945 елларында Җиңүнең 70 еллыгына, П. И. Чайковский композиторының 175 еллыгына һәм Рәсәйдә игълан ителгән Әдәбият елына багышланган иде.
ТНВ каналының эшчесе Илдар Кыямов алып барган Сабантуйның концерт өлешендә һәм Daniel Harrison инглиз теледа Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Асаев, җырчы Гөлназ Асаева чыгыш ясадылар, Илдар Кыямов та татар җырларын башкарды, Регина Сәйдәшева, Лия Чанышева, Айбулат Янтурин башкорт биюе белән чыгыш ясады. Гадәттәгечә, бәйрәмдә Сабантуй уеннары оештырылды: капчык киеп йөгерү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, бүрәнәдә капчык белән сугышу, катыктан тәңкәләр алу. Сабантуйның төп спорт чарасында — билбау көрәшендә татарлар, руслар, башкортлар һәм британиялеләр чыгыш ясады. Көрәшнең абсолют батыр-җиңүчесе инглиз Том Ричардсон булды. Шулай ук бу спорт төренең ветераннары арасында көрәш уздырылды. Ветераннар арасында беренче урынны шулай ук инглиз Даррин Ричардсон алды, Том Ричардсонның әтисе. Икенче урынны британияле Адам Линдоп алды. Көрәш буенча судьялыкны Вадим Колганов алып барды. Абсолют батыр кыйммәтле бүләкләр, Равил Кәлимулла улы Әхмәтшин алып килгән Казан Универсиадасы медале һәм кирмән сәгате, ә Бөекбритания Татарлар Ассоциациясе оешмасы исеменнән көрәш логотиблы алтын медаль белән бүләкләнде.
Сабантуй бәйрәме дәвамында хәйрия акциясе оештырылды: зур булмаган акчага милли татар ашлары – эчпочмак, пәрәмәч, чәк-чәк һәм үзбәк пылавы тәкъдим ителде. Хәйрия акциясендә җыелган акчалар (иганәләр) £1150 фунт (100 мең сум) күләмендә Татарстан Республикасы Казан шәһәренең социаль приютларына ярдәм буларак тапшырылачак.
Сабантуйның видеосы:

































Be the first to comment on "Лондонда 4 нче Сабантуй 2015 үткәрелде"