26нчы Ноябрь. Координация советының чакырунамәсе уңаеннан UK Tatar Association вәкилләре Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасы Делегациясе белән Рәсәй ватандашлары Координация советы әгъзалары һәм башка Бөекбритания оешмаларының очрашуында катнашты. Очрашу Россотрудничество вәкиллегендә узды. Чит илләрдәге Рәсәйнең позитив сурәтен үстерү, Рәсәй белән Бөекбритания арасында булган мөнәсәбәтләрне ныгыту, ватандашларның проблемалары, дәүләт ягыннан рус телен һәм аның чит илләрдәге статусын саклау мәсьәләләре күтәрелде. РФ Чит ил эшләре министрлыгы һәм Россотрудничество ягыннан ватандашларга ярдәм итүдә уңай нәтиҗә билгеләнде. Кунакларны башкарылган эшләр, Бөекбритания ватандашларының оешмаларын үстерү, Бөекбритания Татарлары Ассоциациясе үткәргән беренче Сабантуй һәм киләсе проектлар; дөньякүләм информацион портал «Come Together», рус мәдәниятенә багышланган фестиваль «Масленица-2013» һәм башка мәсьәләләр белән таныттылар. Делегация әгъзалары ватандашларга актив эшләре өчен рәхмәт белдерделәр. Рәсәй Федерациясе Дәүләт Думасы Делегациясенең составы: – Владимир Васильев – вице-спикер, «Бердәм Рәсәй» сәяси партия фракциясенең җитәкчесе; – Алексей Пушков – Дәүләт Думаның халыкара эшләре буенча комитетының рәисе; – Владимир Плигин – Дәүләт Думаның конституция кануннарын төзү һәм дәүләт төзелеше буенча комитетының рәисе; – Елена Николаева – Дәүләт Думаның торак сәясәте һәм коммуналь хуҗалык буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары.
