Сабантуй – 2013! Без Сезне чакырабыз!


Кадерле дуслар!

1 Июн 2013 икенчесе Сабан туе Лондонда була.
Адрес: Wilkins Building UCL, Gower Street, WC1E 6BT.
Вакыт: 11:45 – 17:30.

Зур карта кара-рга
яки Зинһар, арттыру “B” уныр.

            
            
            
            
Тарих мәгълүмат:

R. Muslimov

Ә менә 1926-нче елгы бәйрәм афишасы нәрсәләр хәбәр итә: “Яз һәм Сабан туе бәйрәмен үткәрү буенча Үзәк комиссия. Гомумшәһәр Яз бәйрәме. Гражданнар! Без, шәһәр кешеләре, язны бәйрәм итә алабыз-ул безгә дәрт һәм куәт бир­ де. Ачыгучы авылны да онытмыйк, аңа булышыйк Һәм аны дәртләндерик.

Гражданин! Үзеңә лаеклы ял һәм бераз күңел ачу рөхсәт итеп, син бүген ачыгучыларга ярдәм кулы сузасың.
Иртәгә һәркайда күңелле, ишле халык һәм бәйрәмчә”.
Шунда ук татар халык бәйрәме сабан туе­ ның ат чабышларын, көймәдә, велосипедларда узышларны, көрәш, Кабан күлендә хәрби уен­ нарны, Идел һәм Казан өстеннән аэропланнар­ да түләүле очышларны эченә алган “гаҗәеп зур программасы” да басылган. Төп отышлары таш­ күмер, түбәлек 800 данә чирәп һәм башка шун­ дый хуҗалык кирәк-яраклары булган “гаҗәеп лотерея-отыш уены” уйналачагы да хәбәр ителә.
Бәйрәмнән кергән бар керем ТатҮБКның Помгол – ачыгучыларга ярдәм комиссиясе фонды­ на һәм Казанның ачыгучы студентлары өчен җиб- әрелә. Гарнизон башлыгы шәһәрдә төн буена йөрергә рөхсәт итә. һәр ел саен бәйрәм, сәясиләштерелә бару­ ына карамастан, ә 1925 нче елгы Татреспубли- каның 5-еллыгына туры китерелгән “Татарстан Сабан туе” талчыктыргыч митинг белән ачыла, халык уеннары һәм ярышлары, күңел ачулар эч­ тәлектә төп урынны алып торалар. Балалар ара­ сында да батырларны ачыклый башлыйлар. Шунысы да бар, 1926 нчы елгы сабан туена барлык кантоннардан чабыш атлары чакырыла. Программага Татар-башкорт хәрби мәктәбе кавалерия эскадронының ат өстендә оста йөрү күнегүләре, физкультурачылар парады һәм хәтта… тамашачыларның алкышлары астында барлык теләүчеләрне үзе белән көрәшкә чакыручы көрәшче-Аю чыгышлары кертелә. Кыскасы, оеш­ тыручылар, көн бурычларын искә алып, бәйрәмнең эчтәлеген баетырга тырышалар.
Бәйрәмгә әзерләнү үзе үк халыкның, аеруча яшьләрнең иҗади хәрәкәтчәнлеген күтәрүгә хезмәт итә. Әйтик, егерменче елларда авыллар­ да түләүле спектакльләр куела, җыелган керем сабан туен оештыруга тотыла. “Бүгенгечә хәтер­лим, – дип яза хезмәт ветераны Г. Исмәгыйлев, – 1926 нчы елда, авылда әле клуб та булмаган чакта, без мәдрәсәдә спектакль куйдык. Җыел­ ган акча сабан туе үткәрүгә китте.

Д. P. Шәрәфетдинов

Сабан туе- халыкның яшәеше

фәнни-популяр очерк

1997